Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче игезекләр Илмас Илдус улы Идиятуллин һәм кодагыебыз Илүсә Илдус кызы Карипованың күркәм юбилейлары

05 февраля 2025, 07:59

322

0

2

Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче игезекләр Илмас Илдус улы Идиятуллин һәм кодагыебыз Илүсә Илдус кызы Карипованың күркәм юбилейлары

Әле яңа гына, бүгенгедәй табигатьнең йолдыздай җемелдәп кар бөртекләре бар дөньяны аклыкка күмгәндә, мин яшим диеп — дөньяга аваз салган һәм кай арада инде аккан судай тормыш үзенең ике "бишле«сен куярга өлгергән диеп, Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче, үзенең гомер бәйрәмнәрен каршылаучы игезекләр Илмас Илдус улы Идиятуллин һәм кодагыебыз Илүсә Илдус кызы Карипованың 5 февральдә күркәм юбилейлары. Алар бүген бәхетлеләр. Чөнки Аллаһы Тәгалә биргән гомер юлын бүгенге көнгә кадәр алар матур үтеп, узган юлларын заяга узмаганын, гомер көзенә кереп барганда җимешләрнең өлгергәнен барлап сөенәләр.
Тумыштан ук Раббыбыз аларның күңеленә иман иңдергән, кешелеклелек орлыкларын мулдан салган, аналары хакын хаклап яшәүче «изгелек» төшенчәсен яшәү максаты итеп куйган хөрмәткә лаек затлар алар. Алар гомер юлларын тырыш хезмәт белән бәйлиләр, бу хакта аларга бирелгән, бик күп Мактау кәгазьләре сөйли. Илмас электр станциясендә, Илүсә ханым мәктәптән тыш эшләр үзәгендә методист булып эшли. Хезмәттәшләре аларны олы җанлы, сабыр булганнары өчен хөрмәт итә.
Көндәлек тормышта да алар матур итеп яши, йортларыннан нур балкый, кем генә килсә дә, һәрчак ачык йөз белән каршы алалар, чәйләп озаталар. Без барыбыз да аларны гомер юлларын яулый-яулый шушы баскычка менеп җиткән матур юбилейлары белән тәбрик итәбез, тән сихәтлеге, иман байлыгы, сөю-сәгадәт, шатлык-куанычлар телибез. 
Балалар, оныкларның тәүфыйклы булуына куанып, игелекле, тыныч тормышта, якыннарының йөрәк җылысын тоеп, хәерле гомер кичерергә язсын. Тормышыгызның һәр мизгеле бәхет белән үтсен! Күңел кояшын сүндерми, тирә-юньдәгеләргә яшәү көче биреп әле озак елар дөньяга якты нур өләшеп яшәргә язсын. Шундый мәрхәмәтле, киң күңелле, эчке дөньясы матур булган өч бала тәрбияләп үстергән әниләре — Равия апаның олы йөрәге алдында баш иябез. Теләгән хәер догалар үзенә меңе белән кире кайтсын, озак еллар әле күңел тынычлыгы белән шушы нигездә кадерле ак әни, әби булып яшәргә насыйп булсын. 
Көннәр килсен сезгә якты булып, Төннәр сипсен йолдыз яктысын.
Болыт артында да кояш көлә —Шул кояштан күңелегез балкысын!
Сезгә иң изге теләкләр белән: Шакировлар гаиләсе, яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев