Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ураза гаете котлы булсын!

30 мартта Ураза бәйрәме билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме — Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде. Рамазанда кылган игелекле гамәлләребезнең, тоткан уразаларыбызның, укылган намазларыбызның, уздырылган ифтар мәҗлесләребезнең Аллаһыбыз әҗер савапларын бирсен һәм дәвамлы булсын. Изге Рамазан аенда да безнең күп кенә райондашларыбыз туган илдән еракта илебез бөтенлеген, аның чикләре иминлеген саклап көрәшүче якташларыбызга гуманитар йөк җибәрүдә катнашты. Зур социаль әһәмияткә ия булган рухи һәм матди ярдәмегез өчен чиксез рәхмәт сезгә.
Ураза бәйрәме һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык һәм якты өметләр алып килсен. Елларыбыз хәерле булып, киләсе Рамазан аебызны шатланып каршы алырга һәм ифтар мәҗлесләре үткәреп ураза тотарга насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев