Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Газиз әниебез Илүсә Илдус кызы Карипованы һәм кечкенә абыебыз Илмас Илдус улы Идиятуллинны юбилейлары белән котлыйбыз!

05 февраля 2025, 07:57

185

0

3

Газиз әниебез Илүсә Илдус кызы Карипованы һәм кечкенә абыебыз Илмас Илдус улы Идиятуллинны юбилейлары белән котлыйбыз!

Олы Кайбыч авылында яшәүче, тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклаша белүче көчле рухлы, нинди хәлләрдә дә өмет кояшын сүндермәүче, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан кызым, газиз әниебез Илүсә Илдус кызы Карипованы һәм улым, кечкенә абыебыз Илмас Илдус улы Идиятуллинны гомер бәйрәмнәре — юбилейлары белән котлыйбыз. Әниебез! Сиңа иң җылы теләкләрне генә юллыйсы, сине хөрмәтлисе, зурлыйсы килә. Аяз күк йөзе, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Шөкер, туган йортта каршы алучы, җылы кочаклы, алтын куллы әниебез бар дигән уй белән көн итәбез. Әни булган өйгә кайтулары да икеләтә куаныч! Әле бу хисне бик-бик озак еллар кичерәсе иде! Сина зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух һәм алдагы көннәреңдә чиксез бәхет телибез. 
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан, Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр, Шатлыкларга илткән юл гына.
Газиз улым, туган җанлы, киң күңелле кечкенә абыебыз! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуың белән зур ихтирам һәм хөрмәт яуладың. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Ходай сине сәламәтлектән, күңел тынычлыгыннан аермасын. Тормыш иптәшең белән тигезлектә, туганлык җепләрен өзмичә яшәүләр насыйп булсын! Изге теләк назлы сүздән башка, 
Табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле. Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарыгыз, әниегез Равия, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев