Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда +10 градуска кадәр җылыта, көчле җил булуы ихтимал

Бүген Татарстанда болытлы, дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип фаразлана (Казанда сизелерлек явым-төшем көтелми). Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 8-13 метрдан 20 метрга кадәр, ә төбәкнең аерым районнарында секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер көнбатыш районнарда иртән бозлавык булуы ихтимал.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил — көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе — бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

Салкынча төннән соң (көнчыгыш районнардан тыш) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 5-10 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +5..+7 градуска кадәр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев