Кушкүл Сабантуенда
Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде.