Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалак авылында Сабан туе гөрләде

Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән Сабан туе халык уеннарының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.

Бәйрәмне алып барган танылган артист Җәвит Шакиров та мондагы кебек тракторлар, мотоблоклар ярышы үткәрелгән милли бәрәмне бүтән беркайда да күргәне булмавын әйтте.
Үзе дә шушы җирлектә яшәгәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да туган ягындагы бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үткәрү максатын куя. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина әйткәнчә, ул да, башка авылдашлары кебек үк, хезмәт батырларын, ярышларда, халык уеннарында җиңүчеләрне бүләкләү өчен спонсорлык ярдәмен күрсәтә. Халкыбызны бәйрәм белән котлап, кырларда игенкәйләрнең күкрәп уңуын, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. Ул хезмәт алдынгылары - Сабан туе флагын күтәргән алдынгы механизаторы Илдар Гарәфетдиновка, шулай ук Сергей Борисов, Андрей Нефедовка, шәхси эшмәкәр Раил Галиевка, Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укытучысы Гүзәл Низаметдиновага, мәдәният хезмәткәрләре Илгиз Борһановка, Гүзәл Өметбаевага, Рәисә Бикмуллинага Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Районның юбилей медальләре белән Ябалак авылы китапханәчесе Наталья Калаева, Морза Бәрлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәре  Илһамия Сибгатуллина һәм “Зиннуров” крестьян фермер хуҗалыгы хезмәткәре Илсур Җамалетдинов бүләкләнде.
Бәйрәм тантанасын эстрадабыз йолдызлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар алып барды һәм концерт программасы белән чыгыш ясады.
Башка авыллар Сабан туеннан аермалы буларак, биредә Т-25, Т-16 тракторлары, мотоблоклар ярышлары да үткәрелә. Биш трактор арасында иң яше һәм иң җитезе Кече кайбыч авылыннан Булат Зиннуров булды. Бәрлебашы авылыннан Салават Рәхмәтуллин аннан бераз гына калышты. Әлеге ярышның спонсоры Фәрит Зиннуров булды. Мотоблоклар ярышында 7 кеше катнашты, Бу ярышта Бәрлебашы авылыннан Илшат Рәхмәтуллинга тиңнәр булмады.
Сабан туеның йөзек кашы булган ат чабышында 6 ат катнашты. Шулар арасында Олы Урсактан Илһам Кәримов беренче, Кошманнан Динар Хәмидуллин икенче, Бәрлебашыннан Данис Әскәров өченче урынны яулады.
Сабан туе мәйданында халык уеннары, спорт ярышлары, милли көрәш гөрләде. Милли көрәш ярышында баш батыр булып яшьләр арасында Инсаф Низаметдинов, ир-егетләр арасында Зилмир Гашигуллин калды. Алар көрәшнең төп призы - тәкәләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев