Иске Чәчкабта мөһим очрашу узды
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта мөһим очрашу узды

Иске Чәчкаб авылы китапханәчесе Лилия Кәлимуллина махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлары Илгизәр Гафуров белән мәктәп укучылары катнашында очрашу оештырды.

Очрашу җылы мохиттә узды. Илгизәр балаларга илебезнең тынычлыгын саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, солдатлар арасындагы бердәмлек һәм дуслык турында сөйләде. Укучылар исә якташларына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аңа исән-сау әйләнеп кайту теләкләрен җиткерделәр. 

Китапханәче мондый патриотик кичәләрне киләчәктә дә даими рәвештә үткәрергә ниятли.


Нет комментариев