24 апрель 2013 яңалыклары
-
Иске Чәчкабтан Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында дипломга лаек булды
15-18 апрель көннәрендә Казанда "Йолдызлык" фестиваленең суперфиналы узды. Анда бөтен Татарстаннан 4500гә якын сәләтле бала катнашты. Суперфиналда җиңгән 100 дән артык бала фестивальнең 19 апрельдә узган гала-концертына чакыру алды.
-
Кайбычның яшь галимнәре фәнгә тәүге адымнарын ясады
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең "Эзләнү" дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык - проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин.
-
Адилә Сөнгатуллина “Бәллүр йолдызчыклар” фестиваленең Республика этабы дипломанты булды
"Бәллүр йолдызчыклар" фестиваль-бәйгесе Бөтенроссия күләмендә үткәрелә. Ул- Россия Федерациясендәге хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаиләсендә тәрбияләнүче сәләтле балаларны ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер бәйге. Фестивальне оештыручылар дөнья күләмендә дә аңа тиңдәш бәйге юк, дигән фикердә. Ул бездә дә әле 2008 елдан гына үткәрелә башлады.
-
Тырышлык җиңүгә китерде
Узган атнада ТР Дәүләт Советында "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр", "ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы инициатива" дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Кайбыч районында 7000 гектарда уҗым культуралары, 3000 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. 23 апрельгә район буенча барлыгы 7000 гектарда уҗым культуралары, 3000 гектарда күпьеллык үлән басулары тукландырылды.
-
Кайбыч туган көнендә якташларны бергә җыйды
Кайбыч районы оешкан көнне якташлар белән уздыру күркәм гадәткә әверелде. Ара ераклыгы да, вакыт кысанлыгы да куркытмый: кунаклар Кайбычка Казаннан, Мәскәүдән, республика шәһәр-районнарыннан җыела. Кая гына яшәсәләр, эшләсәләр дә, туган җир йөрәккә якын, үзенә тарта, шуңа күрә район өчен гаять әһәмиятле тарихи көндә очрашу аеруча кадерле.
-
Авыл җирлекләрендә – яңа башлыклар
Федоровское һәм Кече Мәме авыл җирлекләре утырышларында депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Федоровское авыл җирлеге башлыгы итеп Сәлахов Илдар Сәлим улын, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы итеп Алексеева Тамара Александровнаны сайлады.