Кайбычның яшь галимнәре фәнгә тәүге адымнарын ясады
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең "Эзләнү" дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык - проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин.
Фәнни-гамәли конференция үткәрү фикере Олы Кайбыч мәктәбендә туган. Аны район күләмендә уздырып, беренчесен Кайбыч районының туган көненә багышларга уйлаганнар. Олы Кайбыч, Федоровское, Кошман, Хуҗа Хәсән, Чүти, Борындык мәктәпләреннән 30дан артык укучы тарих, биология, география, психология, математика, геометрия, рус теле, инглиз теле, татар әдәбияты буенча киңкырлы, тирән эчтәлекле, фәнни яктан гаять әһәмиятле, һәм шул ук вакытта кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Араларында Кайбыч ягы, аның табигатенә, төбәгебезнең атаклы әдәбият һәм фән эшлеклеләренә, тырыш кешеләренә багышланган фәнни-тикшеренү эшләре байтак булуы аеруча кадерле. Балалар туган якның тарихын һәм бүгенгесен өйрәнә икән, димәк, киләчәге дә өметле дигән сүз. Ә бу киләчәкне тагын да яктырак итү өчен үзләреннән өлеш кертә башладылар да инде. Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Әхмәтшинаның "Кайбыч имәнлекләре: кичә, бүген, иртәгә" (фәнни җитәкчесе Татьяна Анисимова) дигән проект эше, мәсәлән, һичшиксез кулланылырга хокуклы. Алар ике елдан артык Кайбычта имәннәр үстерү тарихын, аларның бүген ни хәлдә саклануын җентекләп өйрәнгән. Район башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Альберт Рәхмәтуллин да проект белән кызыксынуын белдерде:
- Районның үсешенә файда китерердәй һәр фикерне алдагы эшебездә кулланачакбыз дип сүз бирәм. "Кайбыч имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәгендә эшләү өчен белгечләр кирәк булачак әле безгә. Мәктәпне тәмамлагач, әлеге үзәктә эшләргә теләге булган һәркемгә Йошкар-Ола шәһәрендәге политехника институтында түләүсез белем алу мөмкинлеген тудырачакбыз, - дип ышандырды ул.
Аның тәкъдиме белән җитди кызыксынучылар да табылды. Айсылуның фәнни эше Кайбыч районының тарихы, мәдәнияте, әдәбиятына багышланган фәнни эшләр секциясендә икенче урынны алды. Бу секциядә беренче урын Олы Кайбыч мәктәбенең 10 "Б" сыйныфы укучысы Айсылу Камалиеваның "Ата-бабаларым тарихыннан" (җитәкчесе Альбина Хәйруллина) эшенә бирелде. Айсылу бабалары нәселенең Оренбург яки Себер татарларына барып тоташуын ачыклаган, саллы гына дәлилләр дә таба алган. Өченче урында Кошман төп мәктәбеннән Чулпан Гарифуллина (7 сыйныф). Җитәкчесе Гүзәл Саттарова белән ул "Авылдашым Саттаров Рафил - техник фәннәр кандидаты, галим" дигән темага бөтенләй өр-яңа, әлегәчә өйрәнелмәгән фәнни эш башкарган. "Табигый-фәнни һәм гуманитар фәннәр" секциясендә Олы Кайбыч мәктәбендә Ләлә Гарәфетдинова җитәкчелегендә "Уңайлылык күрсәткече буларак торакның изопериметрик коэффициенты" дигән теманы өйрәнгән 11 "Б" сыйныфы укучылары Айгөл Низаметдинова белән Алия Сафина җиңүче дип табылды. Исәпләүләр ярдәмендә кызлар сфера формасындагы торакның иң уңайлы булуын ачыклаган. Икенче урынны "Кислородның тере организмнарга йогынтысы" дигән тикшеренү эше белән Олы Кайбыч мәктәбеннән Язгөл Әбүбәкерова яулады (8 "Б" сыйныфы, җитәкчесе Гөлшат Хәйруллина). Язгөл бүлмәдә кислородның күләмен дә исәпләп күрсәтте хәтта! Нормадан түбән булу сәбәпле, конференция узучы бүлмәне җилләтергә дә туры килде. Өченче урында - коллектив хезмәт: шул ук мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучылары Ксения Андреева, Кадрия Бикчәнтәева, Галина Кочнева һәм Зилә Сөнгатуллинаның "Тәрбия үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үз-үзеңне бәяләү үсеше" темасына фәнни эше. Җитәкчеләре Роза Насыйбуллина ярдәме белән алар сыйныфташларының үз-үзен ничек бәяләвен өйрәнгән.
Иң яшь фәнсөярләр дә Олы Кайбыч мәктәбендә укый икән. "Иң яшь катнашучы" номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Ришат Гаттаров ("Сыерчык кебек тырыш, бар эшең дә уң булыр", җитәкчесе Асия Шакирова), Дилә Хәйруллина ("Чипсылар турында", Наилә Закирова) һәм Зилә Хәйруллинага ("Велосипед - дусмы, дошманмы?", Наилә Закирова) Мактау кәгазьләре бирелде. 3 "А" сыйныфы укучысы Салават Гыйбадуллин "Безнең нәсел - умартачылар нәселе" (җитәкчесе Гөлчәчәк Шакирова) эше өчен "Гаилә традицияләрен дәвам итүче" номинациясендә бүләкләнде. "Оригиналь идея өчен" номинациясендә янә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Алия Сафина бүләкләнде ("Авыл мәктәбендә инглиз телен укытуның нәтиҗәле ысулларын файдалану проблемасы", җитәкчесе Нурия Сафина). "Җиңүгә омтылышы өчен" номинациясендә җиңү Кошман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ләйсән Хәйретдиновага елмайды. Җитәкчесе Гөлшаһидә Сабирова белән алар "Кошманым табигате - кошлар җырында" дигән теманы яктыртып, безнең якларда яшәүче кошларның үзенчәлекләрен өйрәнгән. Берничә ел дәвамында район һәм республика күләмендә фәнни-тикшеренү проектлары конкурсларында катнашып, җиңү яулаган бер төркем укучылар "Яшь тикшеренүче" номинациясендә билгеләп үтелде. Аларның өйрәнгән темалары гаять кызыклы һәм әһәмиятле, тик барысы турында да сөйләп чыгу мөмкин түгел.
Конференция беренче тапкыр гына үткәрелүгә карамастан, район мәктәпләрендә яңгыраш алган. Оештыручыларның берсе, Олы Кайбыч мәктәбенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Нурия Сафина әйтүенчә, идеяне мәктәп директоры Алия Биккулова, район мәгариф бүлеге күтәреп алмаса, конференция шулкадәр үк нәтиҗәле булмас та иде. Халык мәкале "Беренче коймак төерле була" дисә дә, мәктәпнең тәүге фәнни "коймагы" телне йотарлык булды, минемчә. Кайбычның туган көне алдыннан ел саен үткәрергә уйлыйлар аны. Фәндә беренче адымнарын ясаучы укучыларга менә дигән старт мәйданы булыр ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев