Олы Кайбыч авылы мәчетендә 19 гыйнварда мәүлид ашы үткәрелә
Мөхәммәт пәйгамбәребез кешелек дөньясына бөек мирас калдырды, шушы дөньяда дөрес яшәү рәвешен һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына китерүче изге гамәлләрне өйрәтте. Ул пәйгамбәрләрнең соңгысы, бөек укытучыбыз һәм үрнәк бирүчебез. Аның кылган гамәлләрен, сөйләгән сүзләрен үзебезгә олы үрнәк итеп алсак, дөньяда да, ахирәттә дә олы бәхеткә ирешәчәкбез.
Пәйгамбәребезне тагын да күбрәк тану һәм өйрәнү ниятеннән Олы Кайбыч авылы мәчетендә 19 гыйнварда иртәнге 11:00 сәгатьтә мәүлид ашы үткәрелә. Анда мәчеттә укучы һәм теләге булган барлык хатын- кызларны чакырабыз. Өйлә намазыннан соң, 13:30 сәгатьтә укучы егетләр һәм кызлар өчен дә бәйрәм табыны оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев