Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

1 февральдән пенсияләр арта

Россия Хөкүмәте пенсионерлырны янә куандырмакчы - 1 февральдән алар күбрәк акча ала башлаячак. Узган елның инфляциясен истә тотып, пенсияне 6,5 процентка арттырачаклар.

Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсияләренең иминият өлешенә кагылачак. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләне тәэмин итүчене югалтканнарның пенсия күләмнәре дә артачак. Бу хәбәр Россиянең 38 миллион кешесенә кагыла. Премьер-министр Дмитрий Медведев: "Хезмәт буенча түләнгән пенсия - 665 сумга, картлык буенча 691 сумга артачак, инвалидлык пенсиясен - 431 сумга, гаиләне тәэмин итүчесен югалтканнарныкын 430 сумга арттырабыз. Бу эш өчен быел дәүләт казнасыннан 280 миллион сум бүленәчәк. Өстәмә акча РФ Пенсия фондыннан түләнәчәк", - дип белдерде.

Пенсия артулары 1 апрельдә дә көтелә. Күпмегә икәне әлегә билгеле түгел. Август аенда исә эшләп йөрүче пенсионерларның акчасын арттырачаклар. Бүгенге көндә уртача пенсия күләме 10,7 мең сумны тәшкил итә, социаль пенсиянең уртача күләме - 6 мең сумнан артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 февральдән пенсияләр арта