Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

9 Майда Олы Кайбычта бәйрәм парады узачак

Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең 5 майда узган чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көнен барлык авыл җирлекләрендә дә югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.

Бәйрәм уңаеннан тантаналы митинглар авыл җирлекләрендә 8 майда уза. 9 Майда авыл җирлекләреннән делегацияләр Олы Кайбычта узучы парадта катнаша. Быел да парадка мәдәният йорты янына иртәнге сәгать тугызынчы яртыда җыелабыз. Бәйрәм уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары (1928-1945 елда туганнар) өчен чәй табыннары оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 Майда Олы Кайбычта бәйрәм парады узачак