Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чисталык дәресендә

27 сентябрьдә Олы Кайбыч һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә Казан федераль университетының экология һәм география институты укытучылары һәм студентлары катнашында "Планетаны чүптән чистартыйк" дип аталган Халыкара акциягә багышланган бердәм экологик дәрес үткәрелде. Мондый дәрес районның барлык мәктәпләрендә дә узды.

Экологлар 6 "а", 11 "а", "б" классларында табигатьне саклауга багышланган дәрестә чыгыш ясады. Федераль университетының экология һәм география институтының география һәм экологик белем бирү бүлеге мөдиренең социаль, тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Фәрхуллин, шул ук бүлекнең өлкән укытучылары Резеда Кадыйрова, Марат Вәлиев укучыларны институт тарихы, студентлар тормышы, бирегә укырга керү өчен нинди фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга кирәклеге, табигатьне чистарту, аны пычрандыруга юл куймау хакында сөйләделәр. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чисталык дәресендә “Планетаны чүптән чистартыйк”