“Иделкәем” театр сөючеләрне барлый
Балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары арасында игълан ителгән "Иделкәем" смотр-конкурсының зона турлары узды. Ул республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатында үткәрелә.
Кайбычтагы "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә оештырылган "Әкият" балалар курчак театры Кама Тамагы районында узган бәйгедә чыгыш ясады. Уңышлы чыгышлары һәм башкару осталыгы өчен алар дипломга лаек булды. Җиңүчеләрнең исемнәре май аенда гына билгеле булачак. Сайлап алу турында җиңгәннәр октябрьдә республика фестиваль-бәйгесендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев