ИТ- чемпионнар арасында Кайбыч укучылары да бар
Әле шушы көннәрдә генә Казанның ИТ-паркында "ИТ-чемпион" бәйгесенең өченче этабында "Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү" һәм "Иң актив мәктәп укучысы" номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге бәйге безнең районның тагын өч укучысына җиңү китерде: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең бишенче класс укучысы Инзилә Шаһиәхмәтова, Кайбыч районы буенча иң югары балл җыеп, беренче урынны яулады. Мәлки төп мәктәбенең бишенче классында укучы Элина Козлова- икенче, Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенең сигезенче классында белем алучы Николай Демьянов өченче урында. Аларны Казанда айпад-планшет һәм диплом белә бүләкләделәр. Бәйгенең икенче этабында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең унынчы класс укучысы Гөлинә Зиннурова беренче урынны яулаган иде. Бу бәйгедә катнашучы укучылар торак-коммуналь хуҗалыгы, башка төр түләүләрне портал аша түләгән, аңа өлкәннәрне дә өйрәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев