Кайбыч район мәдәният бүлеге начальнигы итеп Ринат Камалиев билгеләнде
Мәдәният бүлеге начальнигы итеп Ринат Камалиев билгеләнде.
Яңа җитәкче һөнәре буенча укытучы, ул озак еллар дәвамында укучыларны физика фәненнән укытты. Физик булса да, лириканы да үз итә, шигьриятне, сәнгатьне ярата, сәхнәләрдә еш чыгыш ясый. Республикада нәфис сүз осталары арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп, Фатыйх Кәрим исемендәге премиягә дә лаек булган иде. Өстәвенә, Ринат Камалиев мәдәният өлкәсендә яңа кеше түгел. Кайбыч районы мөстәкыйльлеген алгач, ул мәдәният бүлеген оештыруның башында торды һәм 1991- 1992 елларда район мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләгән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев