Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көне алдыннан Федоровскоедагы интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашты

Бөек Җиңү юбилее алдыннан Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында җылы очрашу булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, күптәннән килгән традицияне дәвам итеп, биредә яшәүчеләр белән очрашты.

Хәзерге вакытта монда 25 өлкән кеше гомер кичерә. Алар арасында сугыш вакытында алны-ялны белми хезмәт куйганнары да бар. Район башлыгы, табын тирәсенә тезелеп утырган өлкәннәрнең хәлен сорашкач, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

- Барчагызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу Җиңү безгә җиңел генә бирелмәде, ул бик күп югалтулар бәрабәренә яулап алынды. Шуңа да безнең бу сугышны онытырга хакыбыз юк. Азатлык яулап көрәшкән ветераннарыбызга, тылда авыр хезмәтне башкарган хезмәтчәннәргә чиксез рәхмәт, - диде ул.

Район башлыгы тылда хезмәт иткән өч кешегә - Гариф Әдиятовка, Анна Сидоровага һәм Евдокия Хохловага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Шулай ук биредә яшәүче һәрбер өлкән кеше район башлыгы кулыннан бәйрәм күчтәнәче алды. Соңыннан Казан Федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей студентлары әби-бабайларга концерт күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көне алдыннан Федоровскоедагы интернатйортта яшәүчелә...