Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының чыгарылыш сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк

3 декабрьдә, бөтен Россиядәге кебек, Кайбыч районында да 11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк - сочинение яза. Бу яңалык укучыларны билгеле бер вакыт эчендә алган белемнәренә аттестация уздыру максатында кертелә. Аның нәтиҗәләре укучыны дәүләт аттестациясенә кертүгә нигез булачак, ди мәгариф бүлеге методисты Марина Русова.

Сочинениеның нәтиҗәсе бары тик ике: «зачет» яисә «незачет». Әгәр «незачет» булса, кабат язарга мөмкинлек биреләчәк. Ә инвалид балалар сочинение урынына изложение язачак. 20 ноябрьдә Кайбыч районы мәктәпләрендә Мәгариф һәм белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте хатына ярашлы рәвештә, районның өч мәктәбендә - Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Тәрбит мәктәпләрендә белем алучы укучылар сочинение язып карады. Аның нәтиҗәләре республиканың белем бирү сыйфатын тикшерү үзәгенә җибәрелде. Унберенче сыйныф укучыларына сочинение язу өчен биш төрле: "Недаром помнит вся Россия", "Вопросы, заданные человечеству войной", "Человек и природа в отечественной и мировой литературе", "Спор поколений: вместе и врозь" һәм "Чем люди живы?" темалары тәкъдим ителә. Сочинениеларны укучылар үзебезнең һәм дөнья әдәбияты әсәрләренә нигезләнеп язарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының чыгарылыш сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтәчәк