Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары – “Хәтер вахтасы”нда катнаша

Мәктәп укучылары 9 Май - Җиңү көнен лаеклы каршы алырга әзерләнә. Алар патриотик акцияләрдә актив катнаша.

8-9 май көннәрендә барлык авыл җирлекләрендә дә «Хәтер вахтасы» оештырыла. Әлеге ике көндә мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр янында мактаулы постта торачак. «Георгий тасмасы» патриотик акциясе дә дәвам итә. Бәйрәм көннәрендә волонтерлар аны митингта катнашучыларга тага. Укучылар технология дәресләрендә Георгий тасмаларына тынычлык символы - күгәрченнәр дә беркеттеләр. Күгәрченле ул тасмаларны «Язның шәфкатьлелек атнасы»нда ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары – “Хәтер вахтасы”нда катнаша