Кайбычта ришвәтчеләрне аноним анкета ярдәмендә ачыклаячаклар
Кайбыч районында ришвәтчелеккә каршы комплекслы көрәш программасын тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар үткәрелә.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре арасында анкета уздырыла. Моның өчен муниципаль районнар порталына кереп, Кайбычны табарга, һәм шунда урнаштырылган сорауларга җавап бирергә кирәк. Ришвәтчелекнең асылын ачу максатындагы анкетада тугыз сорау бар. "Узган ел кайда ришвәтчелек очракларына юлыктыгыз?" дигән сорауга анкетада күрсәтелгән 17 оешманың берсен сайларга кирәк. Ягъни, мәсәлән, сәламәтлек саклау учреждениесендә, балалар бакчасында, мәктәптә, социаль яклау бүлегендә, Пенсия фонды идарәсендә, хокук саклау органнарында, ЮХИДИдә, авыл җирлегендә, салым инспекциясендә һәм башкалар. Аноним рәвештә үткәрелүче анкета ришвәтчелек күренешләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев