Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казан вузлары булачак студентларны Кайбычта «аулый»

Бүгенге көндә югары уку йортлары күп, ә мәктәпләрдә укучылар саны аз. Шуңа күрә дә университет, институт доцентлары, уку елы дәвамында район-шәһәрләрдәге мәктәпләргә барып, чыгарылыш класс укучыларын үзләренә югары белем алырга чакыра.

Гыйнварда гына да Кайбычка Казан милли тикшеренү технология университеты, Россия Кооперация университеты вәкилләре килде. Казан федераль университеты доцентлары, чыгарылышлар белән очрашып, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультация үткәрде. 29 гыйнварда Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре килде. Булачак абитуриентлар белән очрашу Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлеге белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан вузлары булачак студентларны Кайбычта «аулый»