Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колаңгыда Җиңү аллеясы утырттылар

Колаңгыда көн уртасында олы юлны тутырып барган демонстрациягә юлдагы бөтен транспорт чаралары юл бирде. Биредә Җиңү көнен аеруча истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Биредә быел машинага кадәр бизәгәннәр иде. Агач ботаклары белән бизәлгән кечкенә йөк машинасының арбасына утырган әбиләр юл буе җырлап төште.

Биредә дә обелискны яңартканнар. Сугыш кырларында башын салган, илгә кайткач вафат булган авылдашлар исемлеге быел яңа исемнәр белән тулыландырылган. Аларның күбесен интернет челтәре аша эзләп тапканнар.

Мәктәп укучылары ветераннарга эчтәлекле чыгышларын бүләк итте. Авыл җирлеге территориясендәге оешма һәм предприятиеләр Мәңгелек утка веноклар салды. Тантаналы митинг тәмамлагач, авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре укучылар белән бергәләп, мәктәп янына ылыслы агачлардан аллея утырттылар. Аңа "Җиңүнең 70 еллыгы аллеясы" дигән исем бирелде. Җиңү бәйрәме мәктәптә әзерләнгән мул табын янында дәвам итте. Ул көнне шулай ук урамда солдат боткасы да пеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгыда Җиңү аллеясы утырттылар