Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тырышкач була икән

Узган атнаның якшәмбесендә Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы закон үтәлеше, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрүнең барышы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, ремонтлау һәм модернизация­ләү, күпбалалы гаиләләргә җир бирүнең торышы, Татарстанда гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне яңа электрон система ярдәмендә башкару мәсьәләләре каралды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә күрсәтелгән слайдларда Кайбычта күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүдә актив эшләүләре ачык күренде. ТР җир һәм ми­лек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәкъдим иткән слайдлардан күренгәнчә, безнең район бу юнәлештә республика буенча өченче урында бара. Дөрес, бездә дә башта сүлпәнлек булды, әмма район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу эшне башкаручылардан катгый рә­веш­тә эш таләп итте. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлнара Нурмөхәммәтовадан алынган мәгълүматларга караганда, бездә җир алырга хокукы булган 257 гаиләнең барысы да межалау процессын узган, 126 гаилә гариза биргән, 158 җир участогы кадастр исәбенә куелган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең барлыгы 37 гариза буенча җир кишәрлеге бирү турында карары чыккан. Бүгенге көндә 13 кеше теркәү палатасында җи­рен үз милке итеп теркәгән. Шулай итеп, күпбалалыларга җир бирү программасы нигезендә хәзер Олы Кайбыч авыл җирлегеннән тугыз, Ябалактан - өч, Борындыктан бер күпбалалы гаиләнең үз җире бар инде. Район башлыгы, тырышкач була икән бит, дип, җир бирү өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Президент Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт үткәрелүче мәктәпләрдә эшнең сыйфатына контрольне мәктәп директорлары үз кулларына алырга тиеш дип белдерде. Безнең районда Зур Подберезье мәктәбенә ремонт ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Министрлар Кабинетында видеоконференция мәктәпләргә капиталь ремонт