Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тырышлык җиңүгә китерде

Узган атнада ТР Дәүләт Советында "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр", "ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы инициатива" дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген яхшырту максатында Татарстанның Муниципаль берәмлекләре съезды карары нигезендә 2006 елдан бирле үткәрелүче әлеге бәйге Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеевага җиңү китерде. Бәйге нигезләмәсе буенча ул алдан ук жюрига соңгы биш елдагы эшчәнлеген яктырткан һәм авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында папка туплап җибәргән иде. Нәтиҗәдә, "Авыл муниципаль берәмлегенең иң яхшы җитәкчесе" дигән номинациядә җиңү яулады. Светлана Петровнага диплом һәм акчалата бүләкне ТР Муниципаль берәм­лекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл муниципаль берәмлегенең иң яхшы җитәкчесе”

2
X