Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Йолдызлык” фестиваленең зона турыннан Кайбыч укучылары зур җиңүләр белән кайтты

Әлеге бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбенең "Авыл денс" бию коллективы беренче урынны яулады һәм Казанга узды.

Җырчылар арасыннан шушы мәктәптән Камилә Сафиуллина беренче, Азалия Миңнуллина, Гүзәл Таҗетдинова- икенче, Зөһрә Хәмидуллина өченче урында. Иске Чәчкаб мәктәбенең "Салават күпре" кызлар вокал ансамбле дә өченче урынга чыкты. Әлеге мәктәптән "Конферансье" номинациясендә чыгыш ясаган Илназ Шәмсетдинов белән Ләлә Хөсәенова, Баязит Хәсәнов белән Илгизә Хөсәенова - икенче урында. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Бәрлебашыннан Фирүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина, Иске Чәчкабтан Эльвина Әдиятуллина, Олы Кайбычтан Ралина Ибраһимова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” фестиваленең зона турыннан Кайбыч укучылары зур җиңүләр белән кайтты