Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп чыккан хезмәт ветераннары!
31 августта Россиядә Ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге һөнәр ияләренә котлау сүзләрен ирештерде:
— Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп чыккан хезмәт ветераннары! Барыгызны да район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телим. Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз бәрабәренә тәэмин ителә.
Алга таба да халык өчен, авыл өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә нәтиҗәле эшләгез. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт телим.
Нет комментариев