Финансист эше — авыр, җаваплы, бик кирәкле, кызыклы, иҗади.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин финанс-бюджет палатасы һәм федераль, республика казначылык өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне, бухгалтерларны, бу тармакта эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлый:
— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез! Финансист эше — авыр, җаваплы, бик кирәкле, кызыклы, иҗади. Нинди генә икътисадый проблемалар тумасын, сыйфатлы финанс сәясәтен алып бару шушы җаваплы өлкә хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе булып кала. Районыбызда яңа социаль объектлар төзелә, учреждениеләрнең нормаль эшчәнлеге тәэмин ителә, акча ресурслары рациональ бүленә, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Болар барысы да финанс-бюджет палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия, казначылык хезмәте белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе. Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә Кайбыч районы үсешенә һәм безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәр дип ышанам. Камиллеккә омтылу, таләпчәнлек һәм максатчанлык сезгә алдыгызга куелган берсеннән-берсе җитди бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итсен!
Сезгә яңа һөнәри уңышлар, карьера үсеше, сәламәтлек, шатлыклы көннәр, оптимизм, күңел күтәренкелеге телим!
Нет комментариев