Республика көне уңаеннан Казанда узган "Уйнагыз, гармуннар!" тантанасында Кайбыч гармунчылары да үз осталыкларын күрсәтте.
Галиәсгар Камал театры каршында оештырылган күңел ачу чарасында республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән гармунчылар чыгыш ясады. Безнең гармунчылар Ильяс Гәрәев, Михаил Герасимов, Сирень Гарифуллин, Айгөл Кадыйрова, Марсель Садриев уйнаган татар халык көйләрен бар да яратып кабул итте. Алар диплом белән дә бүләкләнде.
Нет комментариев