Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында – “Үлемсез полк” акциясе

    Безнең районда 8, 9 майда "Үлемсез полк" акциясе уза. Барлык авылларда да укытучылар һәм мәктәп укучылары митингка сугышта һәлак булган туганнары, авылдашлары фотоларын күтәреп чыга.

    Олы Кайбыч мәктәбендә ветераннарның портретларын пыялалы рамка астында әзерлиләр, соңыннан алар мәктәп музеенда урын алачак. "Үлемсез полк"та катнашучылар 9 Май көнне район үзәгендә узачак парадка чакырылды. Әлеге акциянең максаты - яшьләрне үз гаиләләре тарихын өйрәнүгә тарту, традицияләрне дәвам итү, аларны патриотик рухта тәрбияләү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: