Хәбәрләр
Кайбыч юлларында хәмер эчкән тагын дүрт машина йөртүче тоткарланган
Авызларын хәмердән тыя алмаган машина йөртүчеләрне көн кызулыгы да, штрафларның зур күләмдә булуы да, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу, юлларда һәлакәт китереп чыгару ихтималы да куркытмый. Бәлки айныгач, кылган гамәлләре өчен үкенәләрдер, әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый шул.
Кайбыч ЮХИДИе инспекторы Илфат Әхмәтов әйтүенчә, июльнең соңгы атналарында Кайбыч юлларында хәмер эчкән дүрт машина йөртүче тоткарланган. Аларның икесе Хуҗа Хәсән авылыннан, берсе Колаңгыдан һәм тагын берсе Кече Кайбычтан. Колаңгыдагысы Казаннан килгән инспекторлар кармагына эләгә. Аларның барысына да Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев