Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе старт алды, ничә балага ярдәм күрсәтеләчәк?

    Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, ел саен үткәрелүче "Балага мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Төп игътибар аз керемле, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, ата-аналары вакытлыча эшсез калганнарга булачак. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова сөйләде.

    - Белем көнен барлык укучылар да сагынып көтеп ала. Өскә матур күлмәк киеп, кулга яңа сумка тотып барган бу көн бала күңелендә мәңгелеккә истә кала. Әмма гаиләләр бертөрле түгел шул, арада аз керемлеләре, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булганнары да бар, - диде ул. - Безнең районда тугыз ел эчендә шушы акция нәтиҗәсендә 1236 балага ярдәм күрсәтелде. Быел 129 бала беренче сыйныфка укырга керә, шуларның 32се ярдәмгә мохтаҗ. Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдән 2-11 классларда укучы 129 балага мәктәп киемнәре һәм уку-язу әсбаплары алу өчен ярдәм кирәк. Бәйрәмчә, пөхтә киенгән балалар арасында иске кием һәм ертык сумкадан басып торучы баланың нинди хисләр кичерүен аңлатып торуның кирәге юк. Без, өлкәннәрнең, бурычы - тормышның иң истә кала торган ямьле көнендә бер бала да үзен ким хис итмәсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләү. Мәгариф, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары мохтаҗ балаларның исемлекләрен төзү буенча зур эш башкарды. Быел 160ка якын балага ярдәм күрсәтеләчәк.
    Шулай ук 14 августтан районда "Гаилә икенче гаиләгә ярдәм итә" акциясе старт ала. Якшәмбе базарында киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганда, сез аннан чит балаларга да өлеш чыгара аласыз. Моның өчен артык алынган әйберне базарга керү юлындагы тартмага салырга кирәк. Чит балалар булмый ул. Безнең бурыч - үсеп килүче яшь буынга изгелек һәм гаделлекнең барлыгын күрсәтә белү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: