Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Лицейчылар балы

    Республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар кичә Казан шәһәрендәге "Пирамида" күңел ачу комплексына "Лицейчылар балы-2011" дип исемләнгән тантанага җыелды.

    Татарстан Республикасында башлангыч һөнәр белем бирүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелүче әлеге тан­танага уку алдынгылары, төрле бәйгеләрдә җи­ңүчеләр, активистлар чакырылган иде. Эшче һөнәренең абруен күтәрү максатындагы бу чарада Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесы курсантлары Римма Зафина, Николай Зенин, Светлана Кайсарова, Николай Мареев та катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: