Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Нәүрүз мөбарәк булсын!

    Нәүрүз сүзе фарсычадан "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигән мәгънәне аңлата. Ул көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.

    Бу атнаның чәршәмбесендә Мөрәле авыл җирлегендә Нәүрүзне бөтен авыл халкы катнашында зурлап уздырдылар. Бәйрәм алдыннан мәктәп укучылары, җигүле атларга утырып, өйдән-өйгә йөреп, төрле ярмалар, йомырка, сөлге, яулыклар җыйды. Нәүрүз көн­нә­рендә әнә шулай йөрү борынгыдан калган матур гадәт ул. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган бу бәй­рәмдә карга боткасы пешерделәр, кайнар коймак, чәйдән авыз иттеләр. Төрле уеннар, җыр-бию тынып тормады. Бәйгеләрдә җи­ңү­челәргә бүләкләр дә тапшырдылар. Нәүрүз көннәре атна-ункөнгә кадәр дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: