Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "Россиянең чаңгы юллары-2014" бәйгесе Кайбычта 9 февральгә күчерелә

    Республикада салкын һава торышы саклана. Атна дәвамында температура -25-30 градустан күтәрелмәде, урыны белән хәтта -35 градустан да салкынрак булды. Чаңгы ярышының бер атна соңрак үткәрелүенең сәбәбе дә әнә шунда.

    Оештыручылар фикеренчә, көннең салкын булуы чаңгычыларның иминлеген тәэмин итмәскә мөмкин. Шуңа күрә ил күләмендә оештырылучы спорт бәйрәмен февральнең икенче якшәмбесенә күчерүне кирәк дип тапканнар.

    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: