Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүчеләр безгә үз хокукларыбызны яклый белергә киңәш итә.
Безнең барыбызның да кибеттән, базардан сыйфатсыз товар, азык-төлек сатып алганыбыз бар. Товардагы кимчелекләр сатып алган вакытта күренмәскә дә мөмкин. Гадәттә, өйгә кайткач, аны иркенләп караганда гына кайбер кимчелекләрне күреп алырга мөмкинбез. Сәүдә залында киеп караган вакытта гәүдәңдә бик матур утырган күлмәк, пәлтә, өйдә тарырак я кысанрак булып күренергә мөмкин. Аяк киеме белән дә шул ук хәл килеп чыгуы бар. Базардагы сатучы шулкадәр мактаган туфли, кроссовканың бер атнадан соң табаны кубып чыккан танышымны да беләм. Сыйфатсыз аяк киемен кире күтәреп баргач, товарны алырга да, акчасын кире кайтарып бирергә дә ашыкмаган сатучы. Янәсе, тиздән товарга барачак һәм шундый ук кроссовканы алып кайтып бирәчәк. Танышым бу тәкъдимнән баш тарта, чөнки анысы белән дә шундый ук хәл килеп чыкмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Сатучының үз туксаны туксан, товарның акчасын хәзер үк кайтарып бирә алмавын әйтә, чөнки сату начар бара, шуңа да икенче атнага килергә куша. Танышымны шулай бер айга якын йөртте әле ул.
«Юк, атна саен базарга йөреп, сездән акча теләнүдән туйдым, миңа райондагы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә генә кала инде. Икенче юлы шунда очрашырбыз», дип, аның яныннан борылып китә ул бер баруында. Бераз баргач, артыннан сатучы куып тота моны. "Беркая да барырга кирәкми",— дип, кулына кроссовка акчасын тоттыра.
Тагын бер очрак турында сөйләп үтим әле. Үзебезнең район кибетләренең берсеннән суны тиз кайнатып чыгара торган тефаль чәйнеге алдык. Сатучы безгә аның кыйммәтлерәген тәкъдим итте. Үзенеке дә шундый һәм бер дә ватылмыйча биш еллап эшли икән инде чәйнеге. Башкаларыннан ике тапкырга кыйммәтрәк булса да, ул мактаганын сатып алдык инде. Әмма безнең чәйнек бер ай да эшләмәде, сафтан тиз чыкты. Бу хакта кибетчегә әйткәч, әле гарантия вакыты чыкмавы, шуңа да чәйнекне, чип-чиста итеп юып, кире китерергә кушты. Аны Казанга ремонтка җибәрделәр. Күпмедер вакыт үткәч, чәйнекне килеп алырга кушып шалтыраттылар, эшли башлаган. Әмма бер ай үткәч, кабат шул ук хәл, чәйнек эшләвеннән туктады. Чәйнек күтәреп, дөреслек эзләп, нерва бетереп йөрисе килмәде. Ат бәясе түгел бит дип, башкасын сатып алдык.
Ә туганыбыз бер юлы, кунаклар җыйганда, зур кибетләрнең берсеннән краб таякчыклары сатып ала. Туң таякчыклар бераз җебегәч, салатка дип турый башласа, аларның келәйләнеп торуына игътибар итә. Сизелеп тора, бозылган. Сыйфатсыз ризык ашап, бу кадәр кунагың агуланса, ахры начар бетәргә мөмкин. Апабыз, өч пачка таякчыкны чүп чиләгенә ата да, тиз генә кызын башка кибеткә йөгертә. Берәү булса, бу таякчыкларны алып, кибеткә барыр, акчасын кире кайтаруны таләп итәр иде. Бер очрагач, бу хакта кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче Гөлчәчәк Гафиятуллинага да сөйләгән идем.
— Эш акчада гына да түгел бит. Сыйфатсыз продукция куллану организмга бик начар тәэсир итә, агуланып үлү очраклары да булырга мөмкин. Шуңа күрә, андый чакта, кичекмәстән, кибет администрациясенә, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки бозылган продукция сатып алып, башкаларның да агулану ихтималы бар бит. Көнкүреш товарлары сатып алып, гарантия срогы чыкканчы ватылса һәм аны кире кабул итүдән баш тартсалар да, безнең ишекне шакый аласыз. Без — кулланучылар турындагы законнарны үтәү һәм сыйфатлылык сагында торучы ышанычлы орган,— диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының Кайбычтагы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина. — Безнең инспекция оешуга быел 30 ел тула. 1995 елның 3 ноябрендә оешкан бу орган шушы еллар эчендә исемен үзгәртсә дә, кыйбласына тугры калды. Ул Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелә торган яки республикабыз территориясенә кертелүче этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм әйләнешенең сыйфатына, сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына, легальлегенә контрольлек итә. Кулланучылар базарының иминлеге өчен дә җавап бирә, кулланучылар ихтыяҗын да кайгырта.
Белгеч -эксперт Гөлчәчәк Гафиятуллина әйтеп узганча, үз хокукларыбызны якларга өйрәник.
Нет комментариев