Татарстанда яңгыр ява, температура +12 градуска кадәр төшә
Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр ява, температура +12 градуска кадәр төшә

Бүген Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы саклана, температура фоны түбәнәя.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада һава торышы болытлы булачак. Бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, бераз яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез кайвакыт аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя. ТР башкаласында җилнең тизлеге секундына 15 метрдан артмаячак.

Татарстанда төнлә температура +8 градус тәшкил итте, көндез исә һава +12..+17 градуска, көнчыгышта +22 градуска кадәр (Казанда +13..+15 градуска кадәр) җылыначак. 


 


Нет комментариев