Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм!
Радик Сабирҗанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы:
— Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, фельдшерлар шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез, Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Ветеринария — киң һәм күпкырлы эшчәнлек өлкәсе. Бу тармакта эшләүчеләр башкара торган олы хезмәт турында берничә сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел. Күпсанлы ветеринария хезмәткәрләре тереклек һәм кешелек сәламәтлеге сагында тора. Ветеринария хезмәте һәм табибларыбыз биологик иминлекне, тотрыклы имин эпизоотия вәзгыятен тәэмин итүдә зур көч куя. Бүген ирешелгән уңышлар — югары профессиональ дәрәҗәдә бер команда булып, килешеп эшләүнең матур нәтиҗәсе.
Алга куелган бурычларны үтәү, максатка ирешү юлында, әлбәттә, безгә кадәр эшләгән буын вәкилләренең тәҗрибәсенә, Россия ветеринария мәктәбенең бай традицияләренә таянып эш итәбез. Ветеринария хезмәтендә тирән эз калдырган, бу тармак үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән фидакарь хезмәт ияләре, ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә.
Үз эшегездә чын профессионал булуыгыз, тугры хезмәтегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә исәнлек-саулык, авыр эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, мул тормыш телим.
Нет комментариев