Авыруларга ярдәм күрсәтмәгән өчен җаваплылыкка тарту
Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексы нигезендә авыруга ярдәм күрсәтмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
Әлеге җинаять нәтиҗәсендә авыруның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы, авыр зыян килә яки авыруның гомере өзелә. Медицина ярдәме алуга мохтаҗ зат зыян күрүче дип санала.
Маддәнең беренче бүлегендә әйтелгәнчә, җинаятьнең өч чагылышы була:
1) авыруга ярдәм күрсәтү өчен бернинди дә гамәлләр кылмау;
2) җәмгыяви куркыныч нәтиҗә - авыруның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү;
3) гамәл һәм әйтелгән нәтиҗә арасында сәбәп бәйләнеше. Җинаятьнең составы - материаль. Авыруга ярдәм күрсәтмәүнең җитди сәбәбе булмаган очракта гына җаваплылыкка тарталар.
Ярдәм итүгә объектив каршылыклар булганда җавап бирергә туры килмәс (мәсәлән, табигать стихияләре комачаулык тудырса, тагын да авыррак хәлдә булган авыруга ярдәм күрсәтергә туры килсә, табиб үзе авырып китеп, һөнәри бурычын үти алмаса, кирәкле дарулар яки медицина җиһазлары булмаса һәм башкалар).
Әгәр авыру кешегә җитди сәбәпсез ярдәм күрсәтелмәү нәтиҗәсендә аның сәламәтлегенә җиңелчә генә зыян салынса яки бөтенләй дә зыян китерелмәсә, җинаятьнең составы булмый. Җинаять саксызлык (җиңел акыллылык, игътибарсызлык ) формасы белән сыйфатлана.
РФ Җинаятьләр кодексының 124 нче маддәсендә каралган җинаятьне башкаруда 16 яше тулган, закон яки махсус кагыйдәләр нигезендә авыруларга ярдәм күрсәтү бурычы йөкләнгән физик зат (табиб, фельдшер, шәфкать туташы) гаепләнә ала.
Җинаятьләр Кодексының 124 нче маддәсенең икенче бүлегендә әйтелгәнчә, авыруга ярдәм күрсәтмәү аркасында аның сәламәтлегенә авыр зыян килсә яки авыруның гомере өзелсә, җинаять җаваплылыгына тарту каралган: дүрт елга кадәр вакытка мәҗбүри эшләр һәм билгеле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яки өч елга кадәр билгеле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яисә бары тик мәҗбүри эшкә тарту; дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм билгеле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яки өч елга кадәр билгеле вазифаларда эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, яки бары тик мәҗбүри эшкә тарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев