Полициядә спортны яраталар
Июньнең соңгы көннәрендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мирный поселогындагы спорт базасында утлы коралдан ату буенча шәхси-команда чемпионаты узды.
Чечен Республикасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләренең якты истәлегенә багышлап уздырылган әлеге ярышның максаты- спортның ату төрен пропагандалау, табель коралдан ату күнекмәләрен һәм осталыкны ныгыту. Ярышта республика эчке эшләр органнарының 52 командасыннан 156 хезмәткәр катнашты. Анда "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге командасы уңышлы чыгыш ясады һәм икенче урынны яулады. Команданың зур җиңүендә "Кайбыч" бүлекчәсенең полиция капитаны, участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең участок уполномоченные Александр Маланьев, полициянең өлкән лейтенанты, җинаятьчеләр эзләү төркеме оперуполномоченные Гөлнара Гыймадиева, полиция лейтенанты, участок уполномоченные Александр Воробьевның өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев