Хокук һәм хәят

Яшүсмерләр һәм хокук тәртибе

8 ноябрьдә Апас районының Каратун урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпләрдәге хокук тәртибен саклау отрядлары кураторлары өчен республика семинар-практикумы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Апас муниципаль районы башкарма комитеты оештырган әлеге чарада яшүсмерләр арасында хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча зур сөйләшү булды, мастер-класслар үткәрелде, Татарстанда 2020 елга кадәр яшьләр хокук саклау хәрәкәте үсеше концепциясен тормышка ашыруга юнәлдерелгән бурычлар билгеләнде. Әлеге семинар-практикумда республиканың 25 районыннан килгән 80нән артык педагог, шул исәптән Кече Мәме мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Самарская да катнашты.


Кече Мәме Каратун Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Нет комментариев