12-15 ноябрь көннәрендә республиканың муниципаль хезмәткәрләре өчен Казан федераль университетында «Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру" программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
ТР Юстиция министрлыгы ярдәме белән оештырылган бу курсларда административ комиссияләрнең хокукый статусы, административ хокук тәртибен бозу очраклары буенча эшләрне карау, профилактик чаралар оештыру мәсьәләләре каралды, практик дәресләр үткәрелде, комиссия секретарьларының эш тәҗрибәсе тыңланды. Курсларда район административ комиссиясенең җаваплы секретаре Алсу Әбүзәрова да катнашты.
Нет комментариев