Хәбәрләр

“Август – Кайбыч” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Ульянково авылы мәдәният йортында “Август-Кайбыч” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан алдынгыларны хөрмәтләделәр.

Әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов катнашты.

Сезнең тырыш, намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында атлый. Сезнең ярдәм белән Кайбыч илебез табынына 107 мең тонна икмәк җыеп тапшырды. Әлеге уңышның 90 мең тоннага якыны сезнең җәмгыять исәбендә. Киләчәктә сөт җитештерү буенча да югары күрсәткечләргә ирешеп эшләрсез дип ышанам, - диде Альберт Илгизәрович.

Ул Александр Иванов, Радик Камалетдинов белән берлектә җәмгыять уңганнарына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.
Тантана авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.


Нет комментариев