Хәбәрләр

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда һава торышы үзгәреп торачак.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгырлар явачак, урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температура +8...+13 градус, көндез +15...+20 градус, көнчыгыш районнарда + 25 градуска кадәр җылылык көтелә.


Нет комментариев