Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музей бүләкләр кабул итү айлыгы игълан итә

Бүгеннән Галия Кайбицкая исемендәге музейда бүләкләр кабул итү айлыгы старт ала.

Әлеге акция ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлана, чарага йомгак 25 июньдә ясалачак. 

Шкафларда, сарай-келәтләрдә, аулак почмакларда тузан җыеп яткан иске әйберләргә һәркайсыбыз икенче тормыш бүләк итә ала. Алар, музей экспонатларына әйләнеп, музей фондын баета, яңа күргәзмәләр һәм экспозицияләрдә кулланылыш таба. Әлеге акциядә катнашып, сез мәдәни мирасыбызны саклап калуга үз өлешегезне кертәсез, изге гамәлегез белән тарихка кереп каласыз, исемегез музейга бүләк бирүчеләрнең Мактау китабына кертелә. Бу тарихи истәлекне без киләчәк буыннарга тапшырачакбыз. 

20 елдан бирле без музейда туган ягыбыз, яшәеш-көнкүрешебез, халкыбызның үткәнен чагылдырган әйберләрне туплыйбыз һәм кадерләп саклыйбыз. 

2020 елның иң әһәмиятле вакыйгаларыннан берсе – ТАССРның 100 еллыгы. Шул уңайдан без музей коллекциясен халкыбызның үткәндәге тормыш-көнкүрешен чагылдырган экспонатлар белән баетырга телибез. Төрле чорлардагы киемнәр, көнкүрештәге куллану әйберләре, техника, аш-су бүлмәсендә кулланыла торган кирәк-яраклар, савыт саба – шундыйлардан. 

Без шулай ук борынгы фото-видео техника, Совет чорында ясалган төрле җиһазлар, үреп ясалган әйберләр, иске акча, вексель яисә башка кыйммәтле кәгазь үрнәкләре, кулъязма китаплар, районыбыз авылларындагы урамнар, биналар һәм яшәешне чагылдырган фотосүрәтләрне дә кабул итеп алабыз. 

30-40 елдан соң безең балаларыбыз, музейга килеп, XX гасырда кулланылган әйберләргә карап гаҗәпләнерләр, үткәнебез белән танышырлар, безгә рәхмәтле булырлар. 

Акциягә йомгак 25 июньдә ТАССР оешкан көндә ясалачак. “Бүләк бирү көне” дип исемләнгән бу бәйрәм кысаларында аеруча истәлекле дип табылган экспонатлардан күргәзмә оештырылачак. 

Бүләккә килгән һәр экспонат түбәндәге номинацияләр буенча конкурса катнаша: 

“Легенда - предмет” - иң кызыклы предмет; 

“Иң беренче” – иң борынгы предмет; 

“Эксклюзив” – гадәти булмаган, уникаль предмет. 

Быел без музейга бүләк бирүчеләрнең Мактау китабын ачабыз, анда иганәчеләр турында тулы мәгълүмат бирелә, димәк сез тарихка кереп каласыз. 

Без барыгызны да “Бүләк бирәм” акциясендә катнашырга һәм музей коллекциясен баетуга үз өлешегезне кертергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев