Хәбәрләр

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Кайбыч ягы музеенда булды

Кайбычка зона киңәшмәсенә килгән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бүген Кайбыч ягы музеенда булды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә ул музейга чакырылган Татарстан Республикасының атказанган терлекчеләре белән очрашты. Ленар Наил улы төрле елларда фидакарь хезмәт куеп эшләгән терлекчелек белгечләре, савымчыларга тирән рәхмәтен белдерде.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә узган бу очрашу, әлбәттә, шигырьсез булмады. Озак еллар буена Борындыкта терлекчелек белгече булып эшләгән Талия Хәлиуллина Тукайга багышлап үзе язган шигырен укыды.


Нет комментариев