Хәбәрләр

Кайбычта үзәкләштерелгән биологик чистарту корылмасы ачылды

Олы Кайбычта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән биологик чистарту корылмасы төзелеп, файдалануга тапшырылды.

Бу корылма биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча сафка басты. Төзелеш эшләрен райондашыбыз Габделхак Садыйков җитәкчелегендәге «Азамат» җаваплылыгы чикле җәмгыять алып барды.
Россия дәрәҗәсендәге «Идел елгасын савыктыру» федераль проектында Татарстан да анда катнаша. Бүгенге көндә республикада берничә районда шундый объект модернизацияләнә, шул исәптән Олы Кайбычта да.

Кайбычлыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Рәисе вәкиле — ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре баш идарәсе» дәүләт казначылык учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов килгән иде.

Альберт Илгизәрович үз чыгышында тәүлегенә 250 метр куб юынтык суларны чистартырга сәләтле бу объектны төзүдәге ярдәме өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук, төзелешне тормышка ашырудагы ярдәме өчен Җәүдәт Миннәхмәтовка, «Спецгазводпроект» җәмгыяте директоры Лариса Кәримовага, "Азамат"ның җитәкчесе Габделхак Садыйковка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кайбычлыларны әлеге тантана белән тәбрикләп Фәнил Әһлиуллин, Илдар Гыйлметдинов, Җәүдәт Мәннәхмәтов чыгыш ясады, әлеге объектның район халкына озак еллар хезмәт итүен теләделәр.

Альберт Рәхмәтуллин, Илдар Гыйлметдинов, Фәнил Әһлиуллин, Җәүдәт Мәннәхмәтов бергәләп символик кызыл тасманы кискәннән соң, биологик чистарту корылмасына үттеләр.
Үзәкләштерелгән биологик чистарту корылмасында өч кешегә эш урыны булдырылган. Аның җитәкчесе итеп Мәлки авылында туып- үскән, озак еллар Казан шәһәрендә торак- коммуналь хуҗалыгы системасында эшләгән Николай Макаров билгеләнгән. Иске Чәчкаб авылыннан Мөхәммәтша Газыймҗанов белән Дамир Хисамов операторлар булып эшли.


Нет комментариев