Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушыла

16 сентябрьдән республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һәм башкалардан чистарту планлаштырыла. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

 "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру.  Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза.  Анда ел саен төрле министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.
Быел акциянең язгы этабына 9,7 меңнән артык кеше кушылды. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең кубометр күләмендә каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев