Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, яңа китапка тарихи фотолар эзләүдә сезнең ярдәм кирәк!

Хөрмәтле кайбычлылар!.

 Республикабыз халкы гаять зур вакыйга алдында тора, икенче елга без ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылыйбыз. Әлеге зур вакыйга уңаеннан, озак еллар хөкүмәт органнарында эшләгән Рифат Галимәрдәнов Татарстан районнарында эшләгән беренче секретарьлар турында китап нәшер итәргә җыена. Ул хәзерге районнар гына түгел, ә төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан районнарда эшләгән райком секретарьлары хакында да мәгълүматлар җыя. Тарих битләренә күз салсак, Кайбыч районы Татарстан Үзәк башкарма комитетының карары нигезендә 1927 елда оеша. ТАССР Югары Советы Президиумы 1944 елның мартында Татарстан җирлегендә яңадан җиде район төзеләчәге турында карар чыгара. Шул нигездә 1944 елда Подберезье районы барлыкка килә һәм ул 1956 елга кадәр район булып тора. Подберезье районында өч беренче секретарь – В.А. Чванов, П.И. Захаров, Ф.Е.Чванов эшләгәнлеге мәгълүм. Бәлки сездә, кадерле укучыларыбыз, төрле еллардагы Кайбыч, Подберезье районнарының беренче секретарьларының фотолары, шул элеккеге чорлардагы эшчәнлекне чагылдырган фотографияләр саклангандыр. Әби-бабайлардан сораштырыгыз әле, бәлкем шул секретарьларның нәселен дәвам итүчеләрне беләләрдер. Без алар белән дә элемтәгә керер идек. Фотолар булса, аларны редакциягә җибәрүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев