Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта үзмәшгульләр дәүләт ярдәменә сөенә

Россия Президенты Владимир Путин, бизнеска ярдәм итүнең чираттагы чараларын билгеләп, үз-үзләренә эшләүчеләргә булышу юллары турында сөйләде. Аның 11 майдагы мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, үзмәшгульләргә 2019 ел өчен түләгән салымнары кире кайтарылачак. Хезмәткә түләүнең бер минималь күләмендә салым капиталы да биреләчәк.

Әлеге ярдәм чарасы безнең районда яшәүче үзмәшгульләргә дә кагы-ла. Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Кайбычтагы төбәк вәкиле Ләйсән Гаранина мәгълүматы буенча, районда 195 үзмәшгуль теркәлгән. Үз-үзләренә эшләүчеләр, күңелләренә хуш килгән һөнәрләрне сайлап, уңышлы гына эшли башлаган иде.Парикмахерлар, кондитерлар, маникюр ясаучылар һәм эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең үз клиентлары барлыкка килде.Коронавирус ин-фекциясе таралуга бәйле вазгыять аркасында кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә, алар үз эшләрен вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр бул-ган иде. Бу аларның кесәсенә шактый сукты. Хезмәт күрсәтү туктатылгач, акча каян керсен ди соң инде.
– Үзмәшгульләрнең эшен вакытлыча туктатып торулары турындагы ка-рарны бөтен тирәнлеге белән аңлап кабул иттем. Чөнки сәламәтлек ба-рыннан да кыйммәтрәк, минем өчен якыннарым, клиентларның исән-сау булуы мөһим, – диде Федоровское авылыннан маникюр ясау остасы Ра-илә Вавилова. – Безгә гел камилләшеп торырга кирәк, һәр көнне эшләсәң генә кул чарлана. Үзчикләү вакытында балалар белән дәрес әзерләргә, бакчада эшләргә вакыт җитәрлек булды, өебезгә ремонт та ясадык. Узган ел түләгән салымнарыбызны кире кайтарулары турындагы яңалыкны минем кебек башкалар да шатланып кабул иткәндер дип уйлыйм.
Олы Кайбычта эшләүче парикмахер Венера Вәлиева да илебез Прези-дентының бу карарын хуп¬лый.
– Әлбәттә, бу зур ярдәм. Чөнки миңа башка җирдән акча керми. Халык арасында безнең хезмәткә ихтыяҗ зур.Үзчикләү кертелгәч, клиентлары-ма да кыен булды, миңа да. Алар мине бик юксынды, чөнки барысының да матур йөрисе килә. Өйдә утыру, эштәге озакка сузылган тәнәфес, сүз дә юк, минем акча янчыгында да чагылды, – диде ул. – 20 апрельдә яңадан эшкә керештем. Беренче көннәрдә кеше аеруча күп булды. Хәзер гадәти режимда эшлим. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәм, мәҗбүри шарт – битлектән килү. Барлык куркынычсызлык чараларын һәм санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам. Үзчикләү вакытын-да азык-төлек тутырылган тартма да бирделәр. Бу да безнең гаиләгә ярдәм булды.
Татарстан яңа кагыйдәләр белән эшли башлагач, үзмәшгульләр җиң сызганып эшкә к嬬реште. Иң мөһиме, алар өмет¬сезлеккә бирелмәде. Үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч афәттән саклау бәрабәренә өйдә утырырга мәҗбүр булып, күпмедер дәрәҗәдә акчаларын югалтсалар да, алар иртәгәге көнгә ышаныч белән яшәде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев