Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Урсакта авыл җирлеге башлыгы алышынды

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәдәният йортында җирлек депутатлары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашты.

Бу очрашуда җирлек башлыгы вазифасына Рамил Нуриев тәкъдим ителде. Аны барысы да хуплады.

Бүгенге көнгә кадәр җирлек башлыгы булып эшләгән пенсия яшендәге Габбас Зиннәтуллин, авыру сәбәпле, эшчәнлеген туктатты. Альберт Рәхмәтуллин аңа хезмәте өчен тирән рәхмәтен белдерде, Рәхмәт хатын тапшырды. Унике ел дәвамында җирлек башлыгы булып эшләү дәверендә бу җирлекне үз эченә алган дүрт авылда да күләмле эшләр башкарылуы турында сөйләде.

Бу очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев